"Җиңү мае"
Тиздән бөтен ил Җиңү Көненең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге бөек бәйрәм алдыннан 9 апрельдә "Җиңү мае" исемендә агитбригадалар чыгышы башланып китте. Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга шигырьләр, җырлар башкаручы агитация-сәнгать, фронт бригадалары дошманны җиңүгә зур өлеш керттеләр. Мондый бригадалар һәр дивизиядә, фронт армиясендә төзелде, аларның килүен һәркем түземсезлек белән көтте. Безнең солдатларга Бөек Ватан сугышы фронтларында җиңел булмады. Тик тынып торган минутларда, ял вакытларында, землянкаларда гына солдатның күңелен яхшы җыр җылытты. Ул илһамландырды, Ватан хакына батырлыкка чакырды, күпләргә исән калырга ярдәм итте.
Бүген Әлмәт районының Кичуй мәдәният йортында "Җиңү мае" беренче җиңү агитбригадасы чыгышы узды. Безне көчле алкышлар белән бик җылы кабул иттеләр.