Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

"Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет -саулык."

«Саулык — иң зур байлык», — ди халык. Чыннан да, сәламәтлек — кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш."Алтын еллар " кыссасында өлкәннәр өчен үткәрелгән чара «Дару кабарга ашыкма!»  сүз халык медицинасы турында барды. «Дөрес туклану серләре»белэн  таныштык.  Өченче бирем «Хәрәкәттә– бәрәкәт»дип аталды. Физик хезмәт, чыныгу, спорт, иртәнге зарядка һ.б.турында чарада катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәре белән уртаклаштылар. Сәламәтлек турында сүз алып барганда, зыянлы гадәтләрне дә искә төшереп китми булмый. «Озак яшәү серләре»нэрсәдә дигән сорауга жавап эзләдек.