Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

"Китап, интернет һәм мин аерылгысыз дуслар"

Киләчәктә интернет китапны да, газет-журналны да тулысынча алыштырырмы, юкмы?"- бүгенге "Китап, интернет һәм мин аерылгысыз дуслар"- бәхәс сәгатендә китап укучылар белән шул хакта бәхәс куерттык.
"Интернетта утыру китап яки гәҗит укуга караганда зыянлырак, чөнки бертуктаусыз экранга текәлеп утыру күзне ардыра"- ди кайберләре, кәгазь китап яратучылар, газета-журнал укучылар бетмәячәк дигән фикерләрен җиткерделәр, кулга тотып китап уку үзе бер ләззәт дигән фикерне җиткерүчеләр китапның яшәячәгенә зур ышаныч белдерделәр. Тормышны телефон, социаль челтәрләр һәм интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз диючеләрдә үзләренчә хаклы. Интернет көннән-көн тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара.
Нәрсә буласын вакыт күрсәтер. Әмма мин ышанам әле: минем кебек кәгазь китап яратучылар, газета-журнал укучылар бетмәячәк!