"Китап кинәшче,ярдәмче, дөреслеккә юл күрсәтүче"
Авыл китапханәсендә, Халыкара балалар китабы көнендә, китапханәбезнең иң актив укучылары белән әдәби уен-дәрес үткәрелде.
Китапханәче бәйрәм тарихын, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара премия турында сөйләде. Укучылар балалар язучысының әкиятләрен искә төшерделәр.
Г.Х. Андерсенның халыкара әдәби бүләк ияләре Татарстанның халык шагыйре Ш.Галиев, Р. Миңнул- линның әсәрләре белән дә яңадан бер кабат таныштылар, яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырды, күргәзмәдәге
яңа кайткан Табышмаклар китабыннан табышмаклар әйтте, бергәләп “Әйтемне дәвам ит!”, “Парын тап” уеннарын уйнап алдылар.