«Без бергә! Кырым һәм Россия»
Кырым өчен ярымутрау тарихында яңа бит ачылды. Бу тарихның мәктәп укучыларына һичшиксез белергә кирәк булган иң мөһим вакыйгасы. Традиция буенча 18 мартта республиканың барлык шәһәрләрендә, Севастопольдә һәм күп кенә Россия шәһәрләрендә бик күп тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза. Шушы билгеле дата уңаеннан авыл китапанәсендә «Без бергә! Кырым һәм Россия» тарихи сәгате узды. Балалар Кырым ярымутравының бай тарихы белән таныштылар, кызыксынып презентация карадылар.