"Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр”
"Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Авыл китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан 18 февраль көнне "Туган телем - Тукай теле" - дигән матур кичә үтте. Китапханәдә “Телебез рухи яктан берләштерүче зур көч”- китап күргәзмәсе оештырылды. Бу көнне “Әкият” балалар бакчасыннан йөрүче нәни дусларыбыз, башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, төрле бәйгеләр дә көч сынаштылар. Бәйрәм кичәбез "Туган тел" җыры белән югары рухта тәмамланды.