Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

«Герой-шагыйрь Муса Җәлил»

Авыл китапханәсе белэн  мәктәп берлектә “Герой-шагыйрь Муса Җәлил” , дип аталган патриотик сәгать  үтте. Балалар белән М.Җәлилнең батырлыгы турында сөйләштек һәм аның шигырьләрен укыдык. Аның шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.