Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

«Ни хәлдә син, солдат әнисе?»

   Мэдэният йорты, Ветераннар советы белэн берлектэ махсус хәрби операциядә(СВО) катнашучы  батыр егетләр үстергән әниләр белән  чэй табыны артында, тугэрэк остэл янында очрашу узды. Егетлэрнен хэллэре турында, гаилэ яналыклары белэн танышып, сойлэшеп утыру- бугенге коннен топ бурычы булып тора. Әниләрнең куңеле киң! Анда бары да - назы да, сабырлыгы да, куаныч-шатлыгы да, сагышы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә СВОдагы егетләрнең әниләре өчен бу хисләр икеләтә куләмдә мөһим. Уллары өчен борчылып, сагышланып агарган чәчләре, моңсу кузләрендәге яшьләренең кипмәве, таң туган саен балалары исәнлеген сорап укыган догалары өчен алларында башыбызны иябез. Бу зур хәрефтән Әниләрне Аллаһ Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.

Чара матур җырлар белән үрелеп барды.