Китап бүләк итәм
Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!Сезне 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган тугызынчы гомумроссия акциясенә кушылырга чакырабыз. Россия дәүләт балалар китапханәсе, Россия Мәдәният министрлыгы,Россия китап берлеге һәм китап таратучылар Ассоциациясе ярдәмендә оештырылган 2025 елның 10-16 февралендә Бөтен Россия буйлап узачак акция. Бәйрәмнең төп идеясе-китапның искиткеч бүләк булуын искә төшерү. Без балаларны һәм өлкәннәрне дусларына һәм туганнарына китап бүләк итәргә, китапханәләргә, мәктәпләргә, балалар учреждениеләренә китаплар бүләк итәргә чакырабыз! Өегездә укылган һәм сезгә инде кирәк булмаган яхшы хәлдәге китаплар бар икән, аларны китапханәбезгә бүләк итеп, башкаларга да китап уку шатлыгы бүләк итегез!