“Дәһшәтле Сталинград сугышы”
1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан 3 февраль көнне киң катлам китап укучылар өчен Яңга Сала авыл китапханәсендә Каенсар авыл клубы белән берлектә “Дәһшәтле Сталинград сугышы”дигән тарих сәгате үтте.
Тарихи фактларга нигезләнеп Сталинград сугышы, сугыш вакытында совет халкының, совет солдатының күрсәткән батырлыгы турында сөйләнде.
"Сталинград - бөек җиңү батырлыгы"- дигән исем астында күргәзмә-набат тәкъдим ителде.
Хәмидуллин Л. Х. ның “Җиңү җиңел бирелмәде” исемле китабы буенча якташларыбыз һәм милләттәшләребезнең Сталинградны дошманга бирмәскә батырларча сугышулары турындагы мәгълүматлар белән таныштык.