Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

«Холокост – онытырга хакыбыз юк!»

Ел саен, 27 гыйнварда, без Холокост корбаннарын искә алабыз: бу көнне 1945 елда Совет гаскәрләре Освенцим тоткыннарын азат итә.
 Авыл китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан «Холокост – онытырга хакыбыз юк!» дигән темага күргәзмә - уйлану төзелде. Холокост фаҗигасе , фашизмның күпсанлы корбаннары, фашистларның җинаятьләре һәм яһүд халкын кыру, шулай ук башка милләт вәкилләрен юк итү буенча алып барылган вәзгыять хакында якыннан таныштыру максатыннан уздырылды.