"Әдәбиятның ак йөзе- Шәйхи Маннур"
Татар әдәбиятенең күренекле вәкилләренең берсе- шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Ш.Маннурның тууына 120 ел. Ш.Маннур әдәбиятта барлык жанрларда да диярлек үзенең каләмен сынап караган язучы, ул кырыктан артык китап авторы. авыл китапханәсендә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап киң катлам укучылар өчен "Әдәбиятның ак йөзе- Шәйхи Маннур" дип исемләнгән күргәзмә төзелде.
Күргәзмәдә шулай ук балалар өчен язылган шигырьләр, проза әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар, сугыш чоры поэзиясен үз эченә алды.