Китапханәдә кышкы каникуллар
Кышкы каникуллар дәвам итә, балаларның ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә "Кызыклы уеннар"- дигән исем астында балаларның уйлау сәләтен үстерү, тапкырлык сыйфатларын тәрбияләү, көчләрен сынау буенча уеннар үткәрдек. Бу уеннар балаларга ошады, алар үзләренә дәрт, көч алдылар. Аларның җитезлекләренә сокланып, без көч биреп тордык.