Ново-Кашировская Сельская библиотека - филиал № 42

Китапханәдә очрашу!

       Менә әле кайчан гына нәни дусларыбыз  кулларына беренче тапкыр "Әлифба” китабын алган иделәр. Инде хәзер  2 нче сыйныфта укыйлар. 
Күпләре инде мәктәп китапханәсе белән таныш, китаплар да алалар .Ә бүген без аларны авыл  китапханәсе  белән якыннанырак таныштырдык. Без бүген ничек китап сайларга, аларны ничек тотарга, кирәк булганда ничек дәваларга икәнен         өйрәттек. 
      Китаплар да кешеләр кебек туалар, яшиләр, картаялар.Алар да кешеләр авырган кебек авырырга мөмкин. Ә авыргач аларны дәваларга кирәк. Авыру кешеләрне дәвалар өчен поликлиникалар, больница һәм санаториилар бар. “Ә китаплар өчен андый урыннар бар микән соң” дип сорау бирдек?
Укучыларның фикерләрен   тыңладык. 
    Китапларны дәвалар өчен дә махсус урыннар барлыгын, тик алар башкача: төпләү һәм реставрацияләү  мастерскойлары дип   аталганнарын әйтеп уттек. 
Китаплар авырмасын өчен киңәшләр бирдек.
1. Китапны урталай     бөкләмәскә; 
2.Аның битләрен         бөкләмәскә; 
3.Китап эченә карандаш яки ручка тыгып      куймаска; 
4.Китапка рәсем ясарга, язарга     ярамый; 
5.Китапны пычрак кул белән        тотмамаска; 
6.Китапны кояш нуларыннан һәм тузаннан сакларга;

Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылганын. Китапларны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәклеген сойләдек, презентация ярдәмендә курсәттек. Китаплар һәм китапханә турында мултьфильмнар карадык.