Надыровская сельская библиотека - филиал № 40

«Шигьрият бәйрәме»

25 апрель көнне Нәдер авылы китапхәнәсендә Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,яраткан  шагыйрәбез, укутучыбыз Клара Булатованың Татарстан халык исеме алуы уңаеннан һәм аның иҗатына багышланган кичә узды. Узенең моңлы тавышы белән Зилә Саримова  Клара апа Булатованың “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры белән кичәбезне башлап җибәрде. Клара апаның  әсәрләрен яратып укучылар, китап, әдәбият сөючеләр, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Рәфкать Шаһиев, Минзифа Ахметшина, Гүзәл Галлямова һәм башкалар катнашты. Клара Булатованың  шигырләре һәм җырлары яңгырады. Кичәбез җылы һәм актив атмосферада үтте.