"Минем иң яраткан ел фасылым- көз"
Табигатьтә алтын көз. Көз гаҗәеп матур, үзәнчәлекле фасыл. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Әллә нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә... Әйтерсең лә рәссәм үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган...
Балалар да "Минем иң яраткан ел фасылым- көз" дип исемләнгән рәсем ясау конкурсында катнаштылар.