Надыровская сельская библиотека - филиал № 40

"И туган тел, и матур тел"

23 нче апрель көнне  Нәдер авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп балалары өчен “И туган тел, и матур тел!” дип исемләнгән  Габдулла Тукай шигырләре конкурсы  үткәрделәр.

Катнашучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, Г.Тукайның балалар өчен язган китаплары аша шагыйрьнең тәрбияви максатын билгеләделәр.