Эхо далекого века
Күренекле язучы Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Күчтавыл дигән кечкенә генә татар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Балачагы шул төбәктәге Яңа Уртавылда уза. 1946 елда Яңавылдагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, бер ел (1951-1952) Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә 1952-1953 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» дигән өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан кабаттан Казанга кайтып, профессионал язучылык хезмәтенә күчә.
Н.Фәттах әдәби иҗат эшенә мәктәптә укыганда ук керешә: шигырьләр, хикәяләр яза, көндәлекләр алып бара. Студент елларында фольклор экспедицияләренә чыгып, татар халык иҗаты әсәрләрен җыеша, бик мавыгып, халыкның сөйләм телен, йола-ырымнарын, борынгы тарихи риваятьләрне, әдәби истәлекләрне өйрәнә. 1944 елдан матбугатта аның шигырьләре күренә башлый, ә 1948 елны «Безнең хикәяләр» исемле күмәк җыентыкта «Утлар» дип аталган беренче чәчмә әсәре дөнья күрә. Ниһаять, 1955 елда ул үзенең «Сезнеңчә ничек?» дигән беренче романын тәмамлый. Студентлар тормышыннан алып язылган һәм илленче еллар яшьләренең уй-хисләрен, борчуларын, уку һәм хезмәт мәшәкатьләрен, мәхәббәт, әхлак мәсьәләләренә караш-мөнәсәбәтләрен үзенчәлекле итеп чагылдырган бу роман 1956 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылып чыга һәм укучылар, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып каршы алына.
Н.Фәттах 1994 елда «Сызгыра торган уклар» исемле икенче романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1998 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. 1992 елда Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) аны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, «Ел кешесе» дигән диплом белән бүләкли. Н.Фәттах 1978 елдан «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
Ул 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә. Н.Фәттах — 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.