Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Дети войны

     Миңлебай авылы китапханәсендә 15 март көнне “Сугыш  чоры балалары” дип исемләнгән чара уткәрелде. Чарага авылыбызның ак әбиләре берсеннән берсе матур күлмәкләрен  киеп, ап-ак яулыкларын бәйләп килделәр.  Катнашучылар үзләренең сугыш вакытында үткән авыр балачаклары турында бик кызганыч  итеп сөйләделәр.  Аларның ачлы-туклы, хәлсез килеш иртәннән алып караңгы га хатле эшләүләре, киергә киемнәре булмавы бик аяныч булган. Кичләрен чыра яки лампа уты астында күршеләре, туганнары белән җыелышып әтиләре, абыйлары язган хатларны  укулары турында сөйләделәр. Сугышта Ватаннарына тугры булып туган җирләренә кайта алмый, яу кырында  ятып калган  геройларны искә алып дога кылдылар, мөнәҗәтләр укыдылар. “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип исемләнгән альбомнан исән кайткан авылдашларыбызның фотосүрәтләрен карадык. Хәзер аларның да берсе дә исән түгел. Китапханәгә килгән кунаклар үзләренең яшь чакта уйнаган уеннарын искә төшереп күңелле итеп уеннар уйнадылар, мәзәкләр сөйләделәр, җырлап-биеп тә алдылар. Чарабыз ахырына якынлашкач әбиләребез өйләреннән үз куллары белән пешереп алып килгән тәмле коймаклары, кабартмалары белән чәй эчтек. Истәлеккә фотога төштек. Чара бик тә күңелле узды, эшләрен ташлап, вакыт табып килгән әбиләребезгә Алланың рәхмәте яусын. Тагында шундый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз, бер очрашуы, үзе бер гөмер.Миңлебай авылы китапханәсендә 15 март көнне “Сугыш  чоры балалары” дип исемләнгән чара уткәрелде. Чарага авылыбызның ак әбиләре берсеннән берсе матур күлмәкләрен  киеп, ап-ак яулыкларын бәйләп килделәр.  Катнашучылар үзләренең сугыш вакытында үткән авыр балачаклары турында бик кызганыч  итеп сөйләделәр.  Аларның ачлы-туклы, хәлсез килеш иртәннән алып караңгы га хатле эшләүләре, киергә киемнәре булмавы бик аяныч булган. Кичләрен чыра яки лампа уты астында күршеләре, туганнары белән җыелышып әтиләре, абыйлары язган хатларны  укулары турында сөйләделәр. Сугышта Ватаннарына тугры булып туган җирләренә кайта алмый, яу кырында  ятып калган  геройларны искә алып дога кылдылар, мөнәҗәтләр укыдылар. “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип исемләнгән альбомнан исән кайткан авылдашларыбызның фотосүрәтләрен карадык. Хәзер аларның да берсе дә исән түгел. Китапханәгә килгән кунаклар үзләренең яшь чакта уйнаган уеннарын искә төшереп күңелле итеп уеннар уйнадылар, мәзәкләр сөйләделәр, җырлап-биеп тә алдылар. Чарабыз ахырына якынлашкач әбиләребез өйләреннән үз куллары белән пешереп алып килгән тәмле коймаклары, кабартмалары белән чәй эчтек. Истәлеккә фотога төштек. Чара бик тә күңелле узды, эшләрен ташлап, вакыт табып килгән әбиләребезгә Алланың рәхмәте яусын. Тагында шундый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз, бер очрашуы, үзе бер гөмер.