Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Глазами тех, кто был в бою

     5 мая в Миннибавеской сельской библиотеке провели урок мужества «Глазами тех, кто был в бою».  На мероприятие были приглашены учащиеся 1 класса Миннибаевской СОШ и их классный руководитель.. В ходе встречи ребята узнали о тяжёлых трудовых буднях в тылу, о том, как маленькие дети наравне со взрослыми ковали долгожданную победу. В течение урока ребята  много узнали о героизме и мужестве наших солдат, о подвигах медсестёр, попробовали себя в роли разведчиков. Дети познакомились серией книг о пионерах-героях, сборниками о Великой Отечественной войне и другими материалами. Не забыли упомянуть о мужестве и доблести подрастающего поколения в современном обществе, о том, что в жизни всегда есть место подвигу. Очень радует то, что некоторые дети знают о том, что их прадеды воевали в годы войны.  Подобные уроки способствуют воспитанию патриотических чувств у подрастающего поколения, знакомят с историей страны и с событиями минувшей войны, учат состраданию, справедливости, ответственности.

     5 май көнне Миңлебай авылы китапханәсендә «Сугышта булган кешеләр күзлегеннән» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Чарага Миңлебай урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе чакырылган иде. Очрашу барышында балалар тылдагы авыр хезмәт еллары, кечкенә балаларның өлкәннәр белән беррәттән көтеп алынган җиңүне ничек яулаулары турында белделәр. Дәрес барышында балалар солдатларыбызның батырлыгы, шәфкать туташларының батырлыгы турында күп белделәр, үзләрен разведчик ролендә сынап карадылар. Балалар пионерлар-геройлар турында китаплар, Бөек Ватан сугышы турында җыентыклар һәм башка материаллар белән таныштылар. Хәзерге җәмгыятьтә үсеп килүче буынның батырлыгы, тормышта батырлыкка һәрвакыт урын барлыгы турында искә төшерергә онытмадылар. Кайбер балаларның бабаларының сугыш елларында батырлыкларын белүе бик сөендерде. Мондый дәресләр үсеп килүче буынга патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, ил тарихы һәм узган сугыш вакыйгалары белән таныштыра, мәрхәмәтле, гадел, җаваплы булырга өйрәтә.