Батырлык гасырлар буе саклана
15 февраль көнне Миңлебай авыл китапханәсендә «Батырлык гасырлар буе саклана» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында Миңлебай урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары патриот-Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Муса Җәлилнең кайда туганын, ничек укыганын һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавын, аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр. «Батыр куян», «Кызыл ромашка», «Санитар җырлары» шигырьләрен укыдылар.