Һөнәрләр буенча сәяхәт
Миңлебай авылы китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләр буенча сәяхәт» дип исемләнгән библиокомпос үткәрелде. Чараның максаты - балаларны һөнәр төрләре белән таныштыру, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы һәм игелекле мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар һөнәрнең нәрсә икәнлеген, профессионал булу өчен гомерлек эшне сайлау җиңел түгел икәнен белделәр. Һөнәрләр дөньясына уен формасында мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Укытучы, табиб яки төзүче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белделәр. Балалар иркен шартларда үзләре өчен вакыт үткәрделәр, үз куллары белән төрле төстәге картоннан китаплар өчен закладкалар ясадылар, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Иң мөһиме, балалр шуны аңлады - һөнәрне күңелеңә хуш килерлек итеп сайларга, ул вакытта гына үз эшенең остасы булырга һәм файда китерергә була.