Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Әдәпле булу кагыйдәләре

     Халкыбыз элек-электән яшь буынга әдәплелек кагыйдаләрен өйрәткән. Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү. Әдәпле булу – кешеләргә игътибарлы, инсафлы булу. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга гел ярдәм итәргә әзер тора. Әдәпле, чын  тәрбияле  баланың тик торырга  вакыты калмый. Чөнки аның һәр эше алдан планлаштырылган. Ул режим белән яши: иртән тора,  зарядка ясый, юына, пөхтә итеп киенә, мәктәпкә дә соңга калмый.

     Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыгыз, шундый мәкаль дә бар: “Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт”. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәткә өйрәтсәгез, сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Әдәпле кеше булып тумыйлар, ә өйрәнәләр.