Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Гәрәй Рәхим

     Шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Федотовка (Аланлык) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1959 елда Федотовка урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында өч ел буе башта гади колхозчы, соңыннан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Шул елларда (1961 елда) Лениногорскиның «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында аның «Язгы җыр» Дигән беренче шигыре басылып чыга. 1962—1967 елларда Г. Рәхим — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Бу елларда ул университет каршындагы әдәби иҗат түгәрәге (хәзерге «Әллүки» берләшмәсе) эшендә актив катнаша, соңрак түгәрәкнең бюро җитәкчесе итеп сайлана. Аның өлкәннәр һәм балалар өчен язган шигырьләре республика матбугатында басыла башлый. 1965—1967 еллар арасында «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары һәм «Беренче карлыгачлар» сериясендә чыккан «Вәгъдә» исемле беренче китабы белән Г. Рәхим үзен сәләтле, өметле каләм иясе итеп таныта. Университетны тәмамлагач, Г. Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары, 1968 елдан башлап, тарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. 1970 елда ул КПСС сафларына кабул ителә һәм Татарстан комсомол оешмасының XXX конференциясендә ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты Пленумы члены итеп сайлана.1972—1977 елларда Г. Рәхим Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант, ә 1978—1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтләрен башкара.