Тылсымлы китапханә
23 июнь көнне Миңлебай авыл китапханәсендә Миңлебай урта мәктәбенең «Кояшкай» дигән җәйге лагере балалары өчен «Тылсымлы китапханә» дип исемләнгән кызыклы экскурсия үткәрелде. Чара барышында балалар китапханә тарихы белән таныштылар, китапханә мөмкинлекләре турында белделәр, аның бүлекләрендә булдылар, күргәзмәләр белән таныштылар, китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Журналлар карадылар, шигырьләр сөйләделәр, китаплар укыдылар, рәсем ясадылар. Балалар уку кызыклы һәм файдалы булуына тагын бер кат инандылар.