Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Игра-викторина «Этот удивительный и хрупкий мир»

       Миңлебай авылы китапханәсендә Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Бу гаҗәеп һәм нәзберек дөнья» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Кызыклы формада яшь укучыларга урманнарны, елгаларны һәм күлләрне саклау, хайваннарга һәм үсемлекләргә сакчыл караш, үсемлекләрнең кеше тормышында әһәмияте, җәнлекләр һәм кошлар тормышы турында сөйләнде. Яшь китап укучылар бик актив булдылар, алар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында сорауларга җавап бирделәр. Ә җавап белән авырсынган балалар җавапларны  «Тирәбездә тынычлык» дигән китап күргәзмәсеннән таптылар.