Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Исәнме җәй

      Халыкара балаларны яклау көнендә Миңлебай авылында мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен табигать кочагында бәйрәм үткәрделәр. Балачакның төп бәйрәме-Балаларны яклау көне күңелле, җылы һәм матур үтте. Без бу көнне бәйрәм атмосферасы тудырырга һәм балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырыштык. Балалар һәм аларның әти-әниләренең күңелле кәефләрен күтәреп, күңелле музыка яңгырады. Кызыклы конкурслар һәм викториналар беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.