Сугыш урлаган балачак
Миңлебай авыл китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.
Кунакларны Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Рәхимов Илдар Мансур улы, мулла Гатауллин Расих Зәкиҗан улы, ветераннар советы рәисе Даутова Венера Фәнүс кызы котладылар. Җирдә тынычлык өчен гомерләрен биргән, фронттан кайтмаган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Очрашу барышында сугыш вакытында туган балалар укучылар белән үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, тылдагы хезмәт еллары, өлкәннәр белән беррәттән, Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләп, кырда ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Яшь буын сугыш чоры балаларының язмышы турында күбрәк белергә теләп сораулар бирде. Очрашу сугыш турында шигырьләр уку, дәртле-моңлы җырлар башкару, җылы аралашу белән үрелеп барды. Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки ул бик ихлас очрашу булды. Хәтер, бурыч һәм намус безгә бу герой елларны халкыбыз тарихында онытырга мөмкинлек бирмәячәк.