Татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел тулды
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Миңлебай авыл китапханәсендә “Тукай дөньясына сәяхәт " дип исемләнгән чара үткәрелде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Тукай әкиятләре буенча бик кызыклы квест уены уйнадылар. Тукайның “И, туган тел”, “Эшкә өндәү”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен ролләргә бүлеп кычкырып укыдылар. Төрле төстәге карандашлар белән, Тукай әкиятләерендәге геройларның раскраскаларын буядылар. Әдәби чарабыз китапханәгә килгән сыйныф укучылары белән "Бәйрәм бүген" җырын башкарып тәмамланды. Әлеге кичәдә бәйрәм өчен “Тукай яши күңелләрдә” исемле китапларыннан күргәзмә эшләнде.