Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Изге Рмазан ае белән

     Һәр  авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы күңелгә бик якын. Ә моңлы азан тавышларын янгыраткан мәчете авылның бернәрсә белән чагыштырып булмый торган  иң изге, бөек урыны.  Алардан иман, нур бөркелә, кешедә матур тойгылар тәрбияли, күңелләргә рәхәтлек бирә,  һәр кеше үзенә рухи байлык туплый. Хәзерге заманда мәчетләр бик матур төзелә. Аларның маналары күккә ашкан. Манара очындагы ай, кояш нурында балкып тора. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә. Кеше дөньядагы барлык вак һәм зур мәшәкатьләрен онытып, Ходай каршында дога кыла.

1830 елда, күченүчеләрнең берсе Сәхип мулла, Гыймалетдин Гыймаевның ата-бабасы, Миңлебай авыл халкын мәчет төзүгә оештыра. Беренче мәхәллә мәчете авыл үзәгендә, ике урам кисешкән урында төзелә. 1877 елда халык иске бина урынына мәчет төзергә теләк белдерә. Бу мәчет 1879 елда янгын вакытында янып бетә. Яңа төзелгән мәчет 1882 елда ачыла. 1910 нчы еллар башында булган тагын бер янгыннан соң, авылда мәчет яңадан төзелә. Аның проекты 1914 елда Самара губернасы Идарәсе тарафыннан расланган. Мәчет каршында мәктәптә була. Мәчет ТатЦИКның 1936 елның 2 июнендә кабул ителгән карары белән ябыла. 1993 елда авыл халкы җыелышып мәчет төзергә карар кылалар. Казан һәм Лениногорск шәһәре юллары киселешеннән ерак түгел ачык урын сайлана. Миңлебай авылы мәчетен ачу теләге белән  яшь җитәкче Абрик Нуришанов йөри. Ләкин аянычлы язмыш аркасында, ул үзенең башлаган эшен төгәлли алмый. Аның вафатыннан сон мәчетне аның туганнары, авылдашлары дәвам итә һәм 1995 елда Миңлебай авылында  Нуришанов Абрик Әнәс улы исемендәге мәчет ачыла.

Авлыбыз мәчете: яшь парларга никах укыту, балага исем куштыру, корбан чалу, авыз ачтыру, мәетләрне соңгы юлга озату, зиярат өстен чистарту эшләрен алып бара. Һәр җомга көн ирләр, бабайлар мәчеткә намазга йөриләр. Хатын-кызлар сүрәләр әйтергә, гарәп телендә укырга, язырга өйрәнәләр. Татар халкы гомер-гомергә тирән белемле һәм дингә ышанучан булган, чөнки һәр татар авылында мәчетләр, ә алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр эшләп килгән. Аларда яшь буын тәрбия дә, белемдә алган.

Хәзерге вакытта мәчетебез имамы Расих хәзрәткә рәхмәтебез чиксез зур, аның эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән кире кайтсын, авылыбыз өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын, иман нуры өстәлеп торсын, авылдашларыбыз мәчеткә ешрак йөрсеннәр  иде.