Миннибаевская сельская библиотека - филиал № 39

Аулак өй

     Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр. Миңлебай авылының бер йортында, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, онытыла башлаган милли йолаларыбызны халыкка җиткерү максатыннан, милли бәйрәм – “Аулак өй” йоласын күрсәтү кичәсе булып узды. Бу кичәгә Миңлебай авылының әбиләре, апалары җыелды. Алар татар халык көйләрен көйләп, җырлый-җырлый чигү чиктеләр, бәйләм бәйләделәр, йон яздылар, җеп эрләделәр. Куллары, күзләре талып киткәч халкыбызның милли уеннарын: “Йөзек салыш”, “Түгәрәк”, “Без, без идек” уеннарын уйнап алдылар, уеннарында оттырган уенчыларга җәза бирделәр: кемгә биергә, кемгә җырларга, кемгә әкият яки шигырь сөйләргә. Халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр, татар халык җырларын җырладылар. Табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчтеләр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күрше белән күрше аралашмый башлады. Күбрәк телевизор, компьютер, телефонда утыра башладык. Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.

     С давних времен, в длинные зимние вечера наши бабушки и мамы ходили на “Вечерние посиделки”. В одном из домов села Миннибаево в целях воспитания уважения к прошлому, культуре, традициям нашего народа, популяризации забытых национальных обычаев провели национальный праздник “Вечерние посиделки”. На этот вечер собрались старшее поколение села Миннибаево. Они пели татарские народные песни, вышивали, шили, пряли, вязали. После того, как у них устали руки и глаза, играли в народные национальные игры: “Йөзек салыш”, “Түгәрәк”, “Без, без идек” наказывали проигравших в играх: кому танцевать, кому петь, кому рассказывать сказки или стихи. Они говорили о национальных обычаях и традициях нашего народа. Отгадывали  загадки, пословицы, пили чай с национальными блюдами. Задачей этого праздника было познакомить зрителей с элементами национальных обрядов и праздников, возродить и сохранить обычаи татарского народа, которые должны передаваться из поколения в поколение, ведь недаром говорят: «У народа, который не знает своего прошлого, не может быть будущего».