Клара Гариф кызы Булатованың тууына 85 ел тулуга багышланган “Шигъри көзләр әле дәвам итә” дип исемләнгән әдәби очрашу
11 март көнне туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Миңлебай авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатованың тууына 85 ел тулуга багышланган “Шигъри көзләр әле дәвам итә” дип исемләнгән әдәби очрашу уздырдык. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәхетлерәк ни була ала. Бу очрашуга мәртәбәле кунаклар, шагыйрәнең иҗатын хөрмәт итүчеләр, авылдашларыбыз, мәктәп укучылары һәм укытучылар килде.
Очрашу Клара Булатованың шигырьләрен уку, дәртле-моңлы җырлар башкару, җылы аралашу белән үрелеп барды. Клара апа үзенең яшь чагы, укытучы булып эшләгән вакытлары турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Яңа язган шигырләрен дә укыды. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алдылар. Соңыннан Клара Булатова укучыларыбызга, тамашачыларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу очрашу тамашачы күңелендә озак сакланыр, алдагы елларда тагын да ешрак очрашырбыз дип өметләнеп калабыз.