Халыкара туган тел көне
21 нче февраль Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көнгә багышлап Әлмәт районы Миңлебай китапханәсендә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, “Туган тел – күңелгә иң якын тел” дип аталган әдәби кичә узды. Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә - ул “Мөнәҗәт әйтү” дип атала, гарәп-фарсы теленнән “Ходайга ялвару”, Дога”, “Ходай белән яшерен әңгәмә” дип тәрҗемә ителә. Шушы чарага Миңлебай авылының ак әбиләре, апалары Мөнәҗәт әйтергә җыелды.
Бик борынгы заманнарда, әле уку язу сәнгате булмаган чакта ук, кешеләр җырлар, әкиятләр, табышмаклар, мөнәҗәт, бәетләр уйлап чыгарганнар. Ул әсәрләр, телдән - телгә сөйләнеп, буыннан - буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Билгеле борынгы әбиләребезнең, шәм яки чыра яктысында өйләре дә караңгы, эшләре дә ялыктыргыч булгандыр, әмма күңел бизәкләре җырларга үрелеп, шул моңнар белән безнең көннәргә тиклем килеп җиткән. Ә мөнәҗәтләр күңелләрне юатучы, озын кичләрне яктыртучы булган.
Кешеләрнең бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан, зар-моңны аңларга, күп гасырларның тарихын белергә, тормыш сабаклары алырга, уй-фикерне чистартырга, күңелне сафландырырга нәкъ менә мөнәҗәтләр ярдәмгә килә.