Ин яхшыларын укырга вакыт
6 нчы март көнне Мәмәт авыл китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнашты.Шул унайдан «Ландыш» балалар бакчасында кунакта булып, балаларны һәм тәрбиячеләрне, лауреатларыбызның кызыклы китаплары белән таныштырдык, мавыктыргыч әкиятләр укыдык. Ә китапханәнең узендә авторларның китапларыннан күргәзмә оештырылды, иҗатлары белән укучыларны таныштырып, китаплар тәкъдим ителде.Укучылар китапларны кычкырып укыдылар, яратып ятлаган шигырьләрен яттан сөйләделәр