Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

Герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел

15 февраль көнне  бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан герой шагырьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  берничә чара уткәрелде. “Герой-шагырь “ дип аталган  ачык дэрес, шагыйрьне искә алып  «Гомере аның моңлы бер җыр иде...” дип аталган баш астында   язучының китаплары  һәм анын турында җыелган  газета-журнал материаллары нигезендә китапханәдә күргәзмә оештырылды.

    Балаларга  Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында   төшенчә бирү,шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт,горурлану хисе уяту, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүне үстерү кебек  максатларны  куеп 15 февраль көнне   китапханә һәм мәктәп белэн берлектә  Муса Җәлилгә  багышланган “Бар җырымны илгә багышладым...”дигән әдәби кичә-бәйге булып узды.Шул унайдан шагыйрь тормышы турында видеоролик күрсәтелде, М. Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча конкурс үткәрелде,аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.