Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

Ризаэтдин Фахретдин тууына 160 ел.

1нче февраль көнне, мәктәп укучылары өчен Мәмәт авыл китапханәсе Ризаэтдин Фахретдин тууына 160 ел тулуы уңаена багышланган чара үткәрде. Укучылары бөек шәхеснең китаплары, аның әсәрләре, хезмәтләре белән таныштылар. Балаларга нәсыйхәт буларак язган хезмәтләр бергәләп анализланды. Укучылар Риза Фәхретдинне төрле-төрле һөнәрләргә ия булган шәхес буларак, мәгърифәтче буларак өйрәнделәр. Риза Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты турында презентация һәм видеотасма күрсәтелде. Шулай ук. күптән түгел генә үткәрелгән, Риза Фәхретдиннең биографиясенә багышланган бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Мондый чаралар яшь буынны үз халкыңны яратырга, аның мәшһүр шәхесләрен беләргә өйрәтә, үзеңне дә зыялы шәхес итеп тәрбияләүдә ярдәм итә.