Әлмәт язучылар берлеге рәисе Шаһиев Р.Ш. белән очрашу
13 нче декабрь көнне китапханәдә язучы , Әлмәт шәһәренең язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев белән очрашу уздырылды.Элеге очрашуга өлкәннәр дә,балалар да –барлык яшьтәге укучыларыбыз да чакырулы иде.Очрашу җылы бер әнгәмәгә әйләнде. Укучылар Рәфкать Шаһиевка үз сорауларын бирделәр,тәкъдимнәре турында сөйләделәр һәм авторның киләчәккә планнары хакында кызыксындылар.Укучыларның игътибарын җәлеп иткән тагын бер яңалык –язучының Хаҗга барып кайтуы.
Һәр елны зөлхиҗә ае башлану белән, Мәккә һәм Мәдинәгә меңләгән мөселман кешесе хаҗга бара.Уз тәҗрибәсенә таянып, Рәфкать Шаһиев нәкъ менә шушы, һәр мөселман кешесенең тормышындагы иң мөһим сәяхәт турында сөйләде. Укучыларыбыз Рәфкать Шаһиевны тын да алмыйча тыңладылар. Шулай ук очрашуда катнашкан һәм концерт номерлары да әзерләгән мәктәп балалары кунелеңенә әлеге очрашу яңа фикерләр салды, аларга нык тәэсир итте. Чөнки язучы, үз иҗаты турында гына тугел, ә әхлак ,тәрбия һәм дин турында сөйләде. Балалар аудиториясе исэ кызыксынып тыңлады һәм шунда ук сораулар яудыра башлады. Сүз остасы һәрбер сорауга да зирәк җаваплар таба алуы белән дә яшь укучыларыбызның күңелен яулап алды. Өлкәнрәк укучыларыбыз исә якташ язучыбызның нәкъ узеннән аның әсәрләре, геройлары һәм сюжетлары турында сорый алу форсатын да кулдан ычкындырмадылар.
Нәтиҗә ясап, Рәфкать Шаһиев мондый зәвыклы һәм җылы очрашу оештырган өчен үз рәхмәтен белдерде.Һәрбер автор өчен исә үз укучыларының күзенә карау, аларнын йөрәгенә багу бик мөһим. Язучы укучыларына бер- берсенә булышып яшәргә дигән нәсыйхәт бирде. Язучының сүзләре һәр кешенең күңеленә кереп калды.
Мондый очрашулар китапханәгә үзенең төп вазыйфасын - укучыларын әдәбият белән таныштыруны үтәргә ярдәм итә. Чөнки мондый очрашулар ул кызыклы бер чара гына тугел, ул укучы өчен күңел белән ял иту урыны, дустанә атмосфера һәм җылы хатирәләр.