Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

Очрашу - кичә "Хатын-кыз күрке-яулык"

   28  сентябрь көнне  “ Хатын –кыз күрке –яулык” дигән баш астында  очрашу- кичә оештырылды. Ул  хатын-кызларыбызнын  милли  баш киеме яулык , шәлләр турында  булды. Очрашуга килгән һәркем үзе белән   яраткан яулык-шәлләрен генә түгел, күңеленә шул  яулык яки шәл белән  уелып калган якты истәлек-хәтирәләр белән уртаклашты. Яулыклар аша  чорлар белән чорлар бәйләнде, гореф – гадәтләр турында  кызыклы  чыгышлар булды,әти-әниләр,туган-тумачалар рәхмәт хисе белән искә алынды. Кичә чәй өстәле янында матур җырлар белән үрелеп дәвам итте.