Сабантуй.
23нче июнь көнне Мәмәт авылында милли бәйрәм - Сабан туе үтте. Авыл халкы һәм кунаклары әлеге бәйрәмне һәр елны көтеп алалар, Сабан туе мәйданында очрашалар. Мәмәт авылы халкы өчен төрле уеннар, концерт программасы әзерләнде, кибетләр эшләде, балалар мәйданчыгы оештырылды. Бәйрәм күңелле узды.