Ачык ишекләр көне. "Китап йорты бәйрәме"
23нче май көнне, Мәмәм авылы китапханәсендә "Китап йорты бәйрәме" исеме астында ачык ишекләр көне үткәрелде. Килгән кунаклар китапханә тормышы белән таныштылар, алар игътибарына яңа китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Нәни кунаклар үз куллары белән кечкенә китапчыклар да ясадылар һәм китап турында шигырьләр укыдылар. Алар өчен "Сабантуй", "Ялкын", "Салават күпере", "Мишутка" кебек журналлар тәкъдир ителде. Ачык ишекләр көне укучылар күңеленә хуш килде.