Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

"Туган телем үз телем"

                                        “Туган телем  үз  телем”.

 

Китапханәдә   “Туган телем үз телем “ дигән баш астында кичә үткәрелде.

                                  “Без татарлар,телебез-татар теле,   

                                    Башка телдән бер дә ким түгел!”                         

                                                                        Каюм Насыйри.

  Туган тел- безнең бай хәзинәбез.Аны өйрәнү һәм саклау бик мөһим: ул гаиләбездә, дусларыбыз арасында аралашуга ярдәм итә,ата-бабаларыбызның гореф –гадәтләрен искә тошереп, аларны саклый.Туган телне  яратуны бала чактан ук тәрбияләү безнең киләчәгебез өчен зур баскыч. Оештырылган кичә барышында  китапханә кунаклары туган телне өйрәнүгә багышланган кызыклы китаплар,аудиоязмалар белән таныштылар. Алар татар теленең байлыгы, сузлекләре,язылыш кагыйдәләре турында кызыклы мәгълүматлар алдылар,яңа сүзләр өйрәнделәр,аларның мәънәләрен ачыкладылар. Кичәне күңелле уеннар дәвам итте: табышмаклар чишү,мәкальләрне дәвам итү, халык әкиятләре геройлары турында  табышмаклар чишү,сүзләргә рифмалар табу, сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү  һ.б.Кичә  бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.