Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

Тукайны бергәләп укыйбыз.

            Китап              

                                        Габдулла Тукай
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;
Сөйми  башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка

 

 

    Габдулла Тукайның «Китап» («Книга») шигыре 1909 елда язылган. Шигырь Тукай   иҗатында төп әсәрләрнең берсе булып санала һәм киң танылу алган. Бу әсәр - шагыйрьнең әдәбиятка мәхәббәте һәм хөрмәт күрсәтүенең якты мисалы. Шагыйрь балачактан ук  белем алуга тартылган һәм китапның белем чишмәсе булуын аңлаган. «Китап» шигырендә ул китапның тәрбия һәм илһам бирү ролен югары куя. Китап шигырдә белем, зирәклек, тынычлык һәм рухи чишмә символы булып күрсәтелә. Шигырь төрле телләргә, шул сәптән рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителгән.

                  #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе