Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

"Китаплар йортына сәяхәт"

      Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм "Балалар китабы атналыгы" кысаларында Мәмәт авыл китапханәсендә иң кечкенә укучыларыбыз - балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чара узды. Танып-белү сәгате “Китап дөньясына сәяхәт” , кече яшьтәге балалар өчен китапханәдә тәкъдим ителгән басмалар белән танышу мөмкинлеге бирде. Балаларга татар һәм рус телләрендә китаплар тәкъдим ителде. Мәсәлән, бөек татар шагыйре Г.Тукайның "Шүрәле" әсәре рус һәм татар теленә тәрҗемә итеп бастырыла. Шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр инглизчә тәрҗемәләр булган китапларны да кызыксынып өйрәнделәр. Моннан тыш, балалар " Туган ягым-Татарстан!" күргәзмәсе белән таныштылар һәм һәр кечкенә укучы халкыбызның  түбәтәен  һәм калфакны  киеп карый  алды.