"Язның канатлы хәбәрчеләре"
1 апрель көнне авыл китапханәсендә «Язның канатлы хәбәрчеләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.Чарада катнашучы балалар кошларның файдасы, күчмә һәм кышлаучы кошлар белән таныштылар. Кошлар тавышлары белән аудиоязмалар тыңладылар, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Әлеге чарадан балалар, кошларга һәрвакыт шулай сакчыл карарга, алар безнең канатлы ярдәмчеләребез икәнен онытмаска, аларның моңлы җырлары безне һәрвакыт шатландырсын иде дигән фикерләр алып киттеләр. Чөнки кошлар, безнең кебек үк, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ.