"Синең шәхесләрең Татарстан"
15 февраль көнне ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан,"Синең шәхесләрең Татарстан " рубрикасы кысаларында китапханәдә татар халкының җырларын гаҗәеп сәнгати югарылыкка күтәрә алган җырчы Илһам Шакиров турында әдәби -музыкаль чара үтте.Катнашучылар Илһам абый турында истәлекләр китаплары белән танышып,аның җырларын искә алдылар."Андый кешеләр бу дөньяга бер киләләр дә, алдагы буыннар өчен бөтенләйгә калалар". Бу сүзләр - Илһам Шакиров турында. Үзенең иҗаты белән ул татар халык җырын буй җитмәслек биеклеккә күтәрде. Нәкъ менә аның беренче булып республиканың иң югары бүләге - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденына лаек булуы очраклы түгел.