Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

"Татарча диктант яз" акциясе

19 нчы октябрь көнне бөтен дөнья татарча диктант язды. Мәмәт авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнаштылар. Диктант Мәмәт авылы мәктәбендә үткәрелде, укучылар да, ата-аналар да катнашты. Мондый чаралар яшь бунның да, өлкәнләрнең дә татар телен онытмавын, аны яратуын һәм туган телләрендә камил сөйләшә белүне тәэмин итә.