“Гасырларда яши Тукай”.
26нчы апрель көнне, Мәмәт авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуы уңаеннан шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Әлеге чарада мәктәп укучылары катнашты һәм зур әзерлек күрсәттеләр. Укучылар тарафыннан Г.Тукайның шигырьләре укылды, театраль чыгышлар күрсәтелде, бөек шагыйребезнең иҗаты һәм тормышы турында сөйләнде. Иң яхшы чыгыш ясаучылар дипломнар белән бүләкләнде. Кичә "И туган тел!.." җырын башкару белән тәмамланды.