Кульшариповская сельская библиотека - филиал № 37

"Алар бу сугышны үзләре сайламады , биргән антларына тугры калып халык ,Ватан исемен , данын яклады"

“Алар бу сугышны үзләре сайламады биргән антларына  тугры калып  халык ,  Ватан исемен , данын яклады.”

14.02.19 көнне совет гаскәрләренең Афганистан җиреннән чыгарылган көненә 30 ел тулу унаеннан  мәдәният йортында зур чара үткәрелде . Чарада махсус чакырылган кунаклар афган сугыгышында катнашкан авылдашларыбыз Хасаншин Фаил,Ибрагимов Наил ,Галимов Асаф ,Юнусов Ренат hәм член боевого братствадан  депутат  Щанькин Сергей Михайловичлар катнашты .  Әфган илебез  тарихының әрнүле ,кайгылы  бер бите. Күкләргә тиеп  утырган таулар арасында  үлем белән –күзгә- күз очрашкан язмышлар,меңләгән үлемнәр күргән .меңләгән алданган  hәм җимерелгән хыяллар иде. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән елда ача торабыз . Чөнки онытырга хакыбыз юк.  Кичәдә документаль кинолар күрсәтелде. Бу кичә беркемне дә битараф калдырмады, сәгаттән  артык барса да зал тып- тын торды  .

Афган сугышы безнең авылны да читләтеп үтмәде афган сугышында катшашкан авылдашларыбыз:

Галимов Альмир

Галимов Асаф

Хасаншин Фаиль

Ибрагимов Наиль

Ибрагимов РамилЬ

Хузин Ирек

Шайхулов  Илдус

Вилданов Ленар

Газизов Назил

Бер минут тынлык белән батыр солдатларыбызны искә алдык.Мәктәп укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Кичә тәмәмлагач та ,беркем дә китәргә ашыкмады.Истәлеккә фотолар төштеләр.  Кичә күпләр күнелендә озак сакланыр.