Кульшариповская сельская библиотека - филиал № 37

"Тукай иленә сәяхәт"

« Тукай иленә сәяхәт».

26 апрель  көнне Колшәрип авыл китапханәсендә 2 класс укучылары белән “Тукай иленә сәяхәт “ исемле тематик кичә үткәрелде.Сөекле шагыйребезнең  менә йөз елдан артык  әсәрләрен hәр бала төрле телләрдә укый, яттан белә. Ул әсәрләр  балаларны яхшылыкка,тәртипкә өйрәтә ,шәфкатъле , гадел ,кыю булырга өнди. Укучылар Бөек шагыйрьнең  биографиясе белән таныштылар. Г.Тукай иҗаты буенча әдәби викторина үткәрелде.Ганеев Данияр,Назипов Айзат ,Габидуллина Рәмиләләр сәнгатьле итеп Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр . Кичә Г.Тукайның “  Туган тел “, җырын күмәк җырлап тәмамланды