Кичучатовская сельская библиотека - филиал № 34

Купкырлы галим Р. Фахретдин

  Мәшһүр төрки – татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдтннең  туган көне уңаеннан “Күп кырлы галим” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагог һәм энциклопедист галименең педагогик хезмәтләре күрсәтелде. Монда үз эченә галимнең “Әхлак гыйлеменнән” сериясендәге хезмәтләре. Аларның һәркайсында, күпгасырлык халык педагогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхесләр үстерүнең бөтен серләрен ачып бирә. Бу хезмәтләр бүгенге көн өчен дә бик кирәкле һәм актуаль. КүргәзмәгәФәхретдиннең үзе тарафыннан язылган, кыз Әсма Шәрәфнең әтисе турындагы истәлекләре һәм хатлар урын алды. Китап күргәзмәсе киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Укучылар галимнең биографиясен яңадан исләренә төшерделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.